Результаты поиска
- Туп-туры алга, хәтта борынын чөебрәк өскә караган подполковникның йөзендә ник бер мускулы тибрәнсен. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Азат белән янәшә утырган бер хатын: - Ну, моңардан җылы сүзне келәшчә белән дә тартып чыгара алмассың, - дип нәтиҗә ясый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Моннан җиде ел элек сабый робертны рәнҗеткән, аннары, энесен яклаганы өчен, Азатны бөер тирәсен чамалап дагалы күн итеге белән типкәләгән опер байчурин ромбиклар урынына хәзер погон тагып алган, тырыш хезмәтләре өчен подполковник дәрәҗәсенә ирешкән икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Азат аны менә шул хром күн итеген ялтыраткан вакса исеннән таный. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Күз алларын томалый торган нәфрәт хисен җиңә алмыйча, Азат Сәйдәшев комендатурадан урамга чыгып китә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- «Юк, юк, - дип пышылдый ул, - кеше язмышын байчурин кебек шакаллар хәл итә торган илгә мин кайта алмыйм … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- » Көчсезлеген тойганга гына пышылдый Азат Сәйдәшев, ә үзенең бөтен дөнья күзенә карап кычкырасы, җанвар булып үкерәсе килә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бу дөньяга мәңгегә килгәндәй тоелган иосиф Сталин вафат булгач, үзе белән тагын йөзләгән корбанын алып китте (җәсәден озатырга килгән гражданнар иске Мәскәү үзәгенең кысан урамнарында берсен-берсе таптап һәлак булдылар). Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- 1961 елда сталинның мумиясен, мавзолейдан чыгарып, шул ук Кызыл мәйданда җирләделәр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- «Корыч бабай» ның улы Василий джугашвили, Казанга сөрелеп, генерал пенсиясен - ипподром тотализаторына, ә сәламәтлеген хәмергә һәм сөяркәсенә исраф итеп бетерде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР